Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa
13.04.2018 г.
Югары сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирү чаралары.

Югары сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирү чаралары.

Бүген Азнакай шәһәренең 2нче һәм 9нчы номерлы гомуми белем бирү мәктәпләренең 9-11 нче сыйныф укучылары өчен Казан кооператив институты вәкилләре катнашында һөнәри юнәлеш бирүгә багышланган очрашу булып узды.

Элеге очрашуның төп максаты – киләчәктә дөрес һөнәр сайлауда абитуриентка ярдәм итү.

Азнакай шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге әйдәр белгече Сабирҗанова Лилия Фоат кызы югары сыйныф укучыларын бүгенге көндә районда хезмәт базарының торышы, сорала торган һөнәрләр исемлеге белән таныштырды. Казан кооперетив институтыннын килгән вәкилләр үз чиратында уку йортына керү тәртибе, укыту системасы, белгечлек һәм юнәлешләр турында сөйләп киттеләр.

Барлык укучылар да үзләренең һөнәри мөмкинлекләрен билгеләү буенча тест уздылар.

Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa