В целях обеспечения дополнительных гарантий занятости граждан, центром занятости населения г.Азнакаево реализуется программа - "Организация проведения оплачиваемых общественных работ". Участие в данной программе дает возможность безработным дополнительно заработать, проявить свои профессиональные качества и зарекомендовать себя перед работодателем, а длительно неработающим гражданам сохранить мотивацию к труду.
Общественные работы нацелены на то, чтобы не только помочь материально безработным гражданам, но и приобщить к труду длительно не работающих. Участие в общественных работах позволяет людям сохранить трудовые навыки в период поиска постоянного места работы, а некоторым – закрепиться на данном рабочем месте.
В 2021 году центром занятости населения г.Азнакаево были заключены договоры об организации проведения оплачиваемых общественных работ с государственными, негосударственными организациями. индивидуальными предпринимателями. Что позволило трудоустроить более 400 граждан.
Участие в программе общественных работ для работодателя это:
- заполнение вакансий временного характера,
- возможность подобрать на постоянную работу специалистов из хорошо зарекомендовавших себя участников общественных работ.
Оформление документов при организации общественных работ те же, что и при обычном приеме на работу: приказ о приеме, табель учета рабочего времени, срочный трудовой договор и документ, подтверждающий выплату заработной платы.
Таким образом, работодателю участие в общественных работах позволяет более рационально использовать квалифицированный персонал за счет привлечения временных работников, которые будут выполнять необходимый объем общедоступных работ.
Халыкны эш белән тәэмин итүнең өстәмә гарантияләрен тәэмин итү максатыннан, Азнакай шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан "Түләүле җәмәгать эшләрен оештыру"программасы тормышка ашырыла. Әлеге программада катнашу эшсезләргә өстәмә рәвештә акча эшләү, эш бирүче алдында үзләренең һөнәри сыйфатларын күрсәтү, ә озак вакыт эшләмәүче гражданнарга хезмәткә мотивацияне саклап калу мөмкинлеге бирә.
Иҗтимагый эшләр эшсез гражданнарга матди ярдәм итүгә генә түгел, ә озак вакыт эшләмәүчеләрне дә хезмәткә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Җәмәгать эшләрендә катнашу -кешеләргә даими эш урыны эзләү чорында хезмәт күнекмәләрен саклап калу, ә кайберләренә бу эш урынында төпләнеп калу мөмкинлеген дә бирә.
2021 елда Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге дәүләт, дәүләтнеке булмаган оешмалар, шәхси эшмәкәрләр белән түләүле җәмәгать эшләрен оештыру турында килешүләр төзеде. Бу 400 дән артык гражданны эшкә урнаштырырга мөмкинлек бирде.
Иҗтимагый эшләр программасында катнашу эш бирүче өчен:
- вакытлыча характердагы вакансияләрне тутыру,
- җәмәгать эшләрендә үзләрен яхшы яктан күрсәткән белгечләрне даими эшкә сайлап алу мөмкинлеге бирә.
Иҗтимагый эшләрне оештыргандагы документлар исемлеге дә гадәти эшкә кабул иткәндәге кебек ук: кабул итү турында приказ, эш вакытын исәпкә алу табеле, вакытлы хезмәт килешүе һәм хезмәт хакы түләүне раслаучы документ.
Шулай итеп, эш бирүчегә җәмәгать эшләрендә катнашу вакытлы хезмәткәрләрне җәлеп итү хисабына (алар һәркем өчен мөмкин булган күләмне башкарачаклар) квалификацияле персоналны нәтиҗәлерәк файдаланырга мөмкинлек бирә.