Размер шрифта: a a a
Цвет сайта: a a a
ПОРТАЛ ГОСУДАРСТВЕННОЙ СЛУЖБЫ ЗАНЯТОСТИ
Республики Татарстан
16.04.2018 г.

Инвалид граҗданнарны эшкә урнаштыру мәсьәләсе буенча пленар киңәшмә

Бүген, ягъни 2018нче елның 16нчы апрелендә, Азнакай шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең директор урынбасары Ханнанова Земфира Ринат кызы Азнакай муниципаль районы башлыгы катнашында эшкә яраклы яшьтәге инвалид граҗданнарны эшкә урнаштыру мәсьәләсе буенча пленар киңәшмәдә чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул дәүләт алдында 2020нче елга мөмкинлеге чикләнгән хезмәт яшендәге барлык граҗданнарның яртысына хезмәт шартлары тудырылган эш урыннары булдыру бурычы куелу турында ассызыклап узды. Ә 2018 нче елга бу күрсәткеч 35%тан ким булмаска тиеш.

Татарстан Республикасының “ социаль яклауга аеруча мохтаҗ һәм инвалид граҗданнарны эшкә урнаштыруда эш урыннырын квоталау” турындагы шартнамәсе искә алынды.

Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Нәҗәт Мәсгүт улы Нәгыймов инвалид граҗданнарны эшкә урнаштыру мәсьәләсен уңышлы хәл итү өчен бердәм эшләүнең мөһим булуы турында сөйләп узды, әлеге күрсәткечләрне үтәү өчен оешма җитәкчеләренә эшне активлаштыру кирәклеге турында әйтелде.

Инвалид граҗданнарны эшкә урнаштыру мәсьәләсе буенча пленар киңәшмә

Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa