Размер шрифта: a a a
Цвет сайта: a a a
ПОРТАЛ ГОСУДАРСТВЕННОЙ СЛУЖБЫ ЗАНЯТОСТИ
Республики Татарстан
17.04.2018 г.

Инвалид граҗданнарны бушлай укыту турында мәгълумат

Инвалид граҗданнарны бушлай укыту турында мәгълумат

Россия федерациясе хөкүмәте карары (№893-Р, 10.05.2017ел), Татарстан Республикасы Президенты Минниханов Р.Н.йөкләмәсе (№ ПР-265, 11.09.2017ел.) һәм Гомумроссия халык фронтының Татарстан Республикасында Региональ булеге ярдәме белән “РостРесурс” исеме астында инвалидларны реабилитацияләү Ассоцияциясе оештырылды.

Әлеге ассоцияция мөмкинлеге чикле граҗданнарны Казан укыту-тикшеренү һәм методик үзәгендә (КАИ) бушлай укыту турындагы мәгълуматны җиткерә.

Һөнәри укыту юнәлешләре исемлеге:

- Радиотехника;

- Материал өйрәнү, материаллар технологиясе;

- Машина төзелешен конструкторлык технология белән тәэмин итү;

- Информатика һәм компьютер челтәре.

Укыту вакыты 4-5 ел. Көндезге уку. Барлык юнәлешләр буенча да укыту бушлай башкарыла.

Укытуда булган өстенлекләр:

- Уку өчен махсус шартлар тудырылган (электрон такта, мультмедия комплексы, проекторлар, тавыш көчәйткеч система, радиотапшыру системасы);

- Барлык аудиторияләр дә компьютер белән тәэмин ителгән;

- Укытуны уку йортының иң яхшы укытучылары алып бара;

- Спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр булдырылган;

- Тулай торакта бушлай тору каралган.

Элемтә өчен җаваплы зат: уку йортының директоры, профессор Кочерин Анатолий Василҗевич +7(843)571-96-96

Ассоцияция рәисе А.Ф.Галиев

 Инвалид граҗданнарны бушлай укыту турында мәгълумат

Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa