В центре занятости населения г.Азнакаево начался цикл профориентационных встреч со старшеклассниками общеобразовательных школ города. Специалисты центра занятости населения г.Азнакаево ознакомили старшеклассников МБОУ СОШ №2 г.Азнакаево с ситуацией на рынке труда Республики Татарстан, с востребованными профессиями региона, рассказали о стратегии выбора профессии, об ошибках, которые допускают выпускники при выборе будущей профессии. Также учащиеся были ознакомлены с порталом «Работа в России». В завершение встречи школьники прошли профориентационное тестирование на определение своих профессиональных склонностей, по итогам которого им были даны индивидуальные рекомендации.
В мероприятии приняли участие 21 чел.
Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә шәһәрнең гомуми белем мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары белән профориентацион очрашулар циклы башланды. Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Азнакай шәһәренең 2нче урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучыларын Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы вәзгыять, регионның кирәкле һөнәрләре белән таныштырдылар, һөнәр сайлау стратегиясе, булачак һөнәр сайлаганда чыгарылыш сыйныф укучыларының хаталары турында сөйләделәр. Укучылар шулай ук «Работа в России» порталы белән таныштылар. Очрашу азагында укучылар үзләренең һөнәри омтылышларын билгеләүгә профориентацион тест уздылар, аның нәтиҗәләре буенча аларга индивидуаль тәкъдимнәр бирелде.
Чарада 21 кеше катнашты.